Казанда «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең беренче гала-концерты узды

2014 елның 19 апреле, шимбә

18 апрельдә «Созвездие-Йолдызлык» XIV ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленә йомгак ясалды.

«Созвездие-Йолдызлык»ның беренче гала-концерты югары дәрәҗәдә узды. Анда түбәндәге номинацияләрдә җиңүчеләр һәм лауреатлар исемнәре аталды:«Хореография» (урта төркем) – «Дорога из города» бию театры студиясе «Остров сокровищ» төркеме (Казан); «Калейдоскоп» халык хореография ансамбле (Түбән Кама районы), «Конферанс» (кече төркем) – Айназ Гәлләмов (Чаллы), «Вокаль ансамбльләр» (урта төркем) –Ренат Таҗетдинов һәм Айгөл Вәлиуллина дуэты (Казан), «Вокаль ансамбльләр» (өлкән төркем) – «Мизгел» вокальансамбле (Теләче р-ны); «Seriousguys» дуэты (Казан), «Вокал-соло» (1нче кече төркем) – Ренат Таиров (Әстерхан), «Вокал-соло» (өлкән төркем) – Дмитрий Кунаков (Казан).

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International