5 гыйнвардан 17 апрельгә кадәр Мәскәүдә үткән “Алтын битлек” XX юбилей фестивале кичә Зур театрда Милли премияләрне тапшыру тантанасы белән тәмамланды. Искәртеп үтәбез, Норвегия драматургы Йон Фоссе пьесасы буенча режиссер Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштергән “Җәйнең бер көнендә” спектакле илнең төп театраль премиясе фестивалендә 4 номинация буенча катнашты: «Кече форматтагы иң яхшы спектакль», «Иң яхшы режиссер эше», «Иң яхшы хатын-кыз роле» һәм «Иң яхшы ут куючы рәссам эше».
«Җәйнең бер көнендә» спектакле «Алтын битлек» фестивале кысаларында 15 апрель көнне Вс.Мейерхольд исемендәге Театраль үзәктә уңышлы гына узды. Театр тәнкыйтьчеләре әлеге куелышны югары бәяләделәр, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.
Үзе катнашкан номинацияләрдә Камал театры түбәндәге театрлар һәм режиссерлар белән көч сынашты:
«Драма сәнгате мәктәбе» театры, Мәскәү;
«Комедиант приюты» театры, Санкт-Петербург
«Театр сәнгате студиясе» театры, Мәскәү
Юрий Бутусов
Лев Додин
Сергей Женовач
Кирилл Серебренников
Римас Туминас
Валерий Фокин
Ксения Раппопорт
Елизавета Боярская.
«Иң яхшы ут куючы рәссам» номинациясендә лауреат исеменә Денис Солнцев лаек булды («Онегин» спектакле өчен, “Кызыл факел» театры, Новосибирск). Иң яхшы кече форматтагы спектакль өчен «Алтын битлекне» «Васса» спектакле алды ( «Театр-Ведогонь», Мәскәү-Зеленоград). “Иң яхшы режиссер эше” номинациясендә, Евг. Вахтангов исемендәге театрда (Мәскәү) куйган «Евгений Онегин» спектакле белән Римас Туминас җиңү яулады. «Иң яхшы хатын-кыз роле» - Александра Урсуляк (Шен Те, Шуй Та – «Сезуаннан изге күңелле кеше», А.С. Пушкин исемендәге театр, Мәскәү).
Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм Камал театры киләчәктә дә «Алтын битлек» премиясе фестивалендә катнашуын дәвам итәр дигән өметтә калабыз.
Исегезгә төшерәбез, соңгы тапкыр Татар драма театры “Алтын битлек”тә 11 ел элек катнашкан иде.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте