Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театрының 95 еллыгына багышланган тантаналы чара үтте

2014 елның 18 апреле, җомга

Кичә Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театрының 95 еллыгына багышланган тантаналы чара үтте.

Тантанада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Г.Камал исемендәге дәүләт академия театры артистлары катнаштылар.  

Фәрит Мөхәммәтшин театр әһелләрен һәм сәнгать сөючеләрне ТР Президенты, Дәүләт Советы һәм Хөкүмәте исеменнән тәбрик итте. “Республикабызның иң өлкән театрларыннан берсен бүгенге тантана белән котлау Татарстанда Мәдәният елына туры килде, – диде парламент башлыгы. – Быел без мәдәни мирасыбызны, аның казанышларын барлыйбыз. Һичшиксез, Әтнә дәүләт драма театры милли мәдәниятебез хәзинәсендә үз йөзен тапты дип әйтә алабыз”, - диде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин, әлеге еллар дәвамында театр узган чорны күз алдыннан үткәреп, театрны оештыручыларның фидакяр хезмәтен олылап бәяләде. “Башта күчмә, аннары халык театры булып җитешкән коллективның махсус әзерләнгән бинасы да, гади генә сәхнә җайланмалары да булмаган вакытлар артта калды. Көндез эштә, ә кич белән төнгә кадәр репетиция. Ә аның өчен никадәр көч-куәт, иҗади дәрт һәм теләк кирәклеген без яхшы аңлыйбыз. Бу инде театр сәнгатенә олы мәхәббәт белән сугарылган хисләр. Театр коллективы республикада гына түгел, аннан читтә дә, Идел буе, Себер, Мәскәү һәм башкаларны милли сәнгатебез, яраткан әсәрләребез белән таныштыручы да, халыкка рухи азык бирүче дә” – дип басым ясады ул.

Әтнә театры бүген дә нәкъ элеккечә зал тулы тамашачы җыя, гастрольләрдә уңышлы чыгыш ясый. Театр сәхнә сәнгатенең иң яхшы традицияләренә тугрылыклы булып калды. Репертуар бай, анда төрле мәдәниятләргә, халыкларга урын бирелә. Сәет Шәкүровның “Уракчы кыз”, Чыңгыз Айтматовның “Гүзәлем Әсәл”, Мирсәй Әмирнең “Миңлекамал”, Хәй Вахитның “Җырым табар сине”, Туфан Миңнуллинның “Мулла” һәм башка спектакльләр театр тормышында зур вакыйга булды.

Фәрит Мөхәммәтшин театр артистларына хөкүмәт бүләкләре тапшырды.

Җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара хезмәттәшлек  бүлеге

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International