17 апрельдә бөек рәссам Бакый Урманченың туган авылы Черки-Гришинода Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «үзешчән халык коллективы» исеме бирү (раслау) буенча сәнгать советы әгъзалары «Өммегөлсем» фольклор коллективы чыгышын карап фикер алыштылар. Коллектив «Аулак өй» программасын күрсәтте. Ак оекбашлар, милли киемнәр киеп сәхнә тоткан ханымнарның уены җылы тәэсир калдырды. Әлеге коллектив 20 елдан артык эшли инде. Аның әле «иярчене» – «Карга боткасы» дип аталган балалар коллективы да бар.
Совет әгъзалары «Өммегөлсем»не Халык үзешчән коллективы турындагы нигезләмә таләпләренә тулысынча җавап бирә дип таптылар һәм шушы турыда тәкъдимнәр кертәчәге турында белдерделәр.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте