18–21 апрельдә Мегионда, Нижневартовск һәм Сургутта Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамблеконцертлары уза. Себердә яшәүчеләр үтенече буенча ансамбль үзенең «Гастроль меридианнары» дигән популяр программасын күрсәтәчәк. Сәфәрдә ансамбльнең бию, хор һәм оркестр төркемнәре катнаша. Гастрольләр Россия Федерациясендә Мәдәният елына багышлана.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте