15-19 апрельдә Ашхабадта «Бәхетле чорның театраль сәнгате» дип исемләнгән II Халыкара театр фестивале уза. Анда 14 илдән 16 коллектив катнаша. АКШ, Кытай, Иран, Эфиопия, Казахстан, Үзбәкстан, Украина, Белоруссиядән килгән труппалар белән берлектә Россиядән өч коллектив чыгыш ясый. Болар Санкт-Петербург, Әстерхан һәм Яр Чаллы театрлары.
15 апрельдә фестивальне ачып җибәрү тантанасында сәхнәдә беренче булып чыгыш ясау хокукын Чаллы татар драма театры артистларына бирделәр. Алар тамашачыларга «Думбра» дип исемләнгән биш минутлык музыкаль композиция күрсәттеләр. Театрның директоры Рашат Фәйзерахмановның Ашхабадтан хәбәр итүе буенча, безнең артистлар фестиваль кысаларында 17 апрельдә Алып Арыслан исемендәге төркмән милли яшьләр театры бинасында «Тирәкләр шаулый җилдә» трагикомедиясен уйныячаклар. Спектакльне француз драматургы Жеральд Сиблейрас пьесасы буенча режиссер Туфан Имаметдинов сәхнәгә куйган иде.
Шунысын да искәртик, спетакльдә катнашкан артистлар, ягъни РФның атказанган, ТР халык артисты Инсаф Фәхретдинов, ТР халык артисты Булат Сәлахов, ТР атказанган артисты Рафил Сәгъдуллин һәм ТР атказанган артисткасы Рушания Таһирова ТР Мәдәният министрлыгының «Тантана» премиясенең иң дәрәҗәле номинацияләрнең берсендә җиңүче дип табылып «Иң яхшы актерлар ансамбле» бүләгенә лаек булганнар иде.
Татарстан республикасы Мәдәният министрлыгынң матбугат хезмәте