«Федераль Татар милли-мәдәни мохтарияте» җәмәгать оешмасы 21-22 апрельдә Яшь осталарның “ЭтноДар” фестиваленең йомгаклау этабын уздыра. Чара «Корстон»ның «Пушкин» залында узачак.
Конкурсның читтән торып уздырылган этабына Россиянең 15 төбәгеннән һәм Казахстаннан яшь модельерлардан барлыгы 63 гарызнамә алынган иде. Йомгаклау чыгышында яшь осталарның 35 иң яхшы дип табылган коллекциясе күрсәтеләчәк.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте