17 апрельдә «Созвездие-Йолдызлык» XIV ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестивале суперфиналының йомгаклау конкурс көне узды. Бу көнне вокал ансамбльләр һәм ялгыз җырлаучылар сәхнә тотты. Зал яшь башкаручылар чыгышларын җылы кабул итте. Шушы ук көнне бию ансамбльләре бию сәнгате, ә җырчылар башкару сәнгате буенча осталык дәресләрендә дә булырга өлгерделәр.
Жюриның да эше гаять җаваплы иде. Сайлап алу буенча эшләр тәмамлангач, жюри әгъзалары вокал сәнгатенә багышланган түгәрәк өстәл оештырды. Көн азагында оештыручылар финалда катнашучыларны бүләкләделәр һәм Гала-концертта катнашуга сайлап алынучылар исемлеген игълан иттеләр.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте