Җиңү бәйрәме алдыннан Мәскәүнең Татар мәдәнияте үзәге китапханәсендә (Асадуллаев йорты) Бөек Ватан сугышында катнашкан, иҗатлары һәм тормышлары әлеге йорт тарихы белән тыгыз бәйләнгән күренекле татар язучылары – Муса Җәлил, Габдрахман Әпсәләмов, Әхмәт Симай, Әхмәт Ерикәйгә багышланган тематик кичә узды.
Бабасы – язучы Габдрахман Әпсәләмовның фронт юллары турында шагыйрә Альбина Әпсәләмова сөйләде.
Тарихчы, педагогия фәннәре кандидаты Марат Сәфәров үз чыгышында шагыйрь Әхмәт Ерикәйнең (1902-1967) сугышта катнашуы һәм татар фронт газетасы редакциясендә эшләве, шулай ук Җәлилнең көрәштәше, журналист Әхмәт Симаев (1915-1944) хакында кызыклы мәгълүматлар китерде.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте