«Казан Кремле» музей-тыюлыгына көмеш Коръән китерелде

2014 елның 18 апреле, җомга

17 апрельдә «Казан Кремле» музей-тыюлыгына көмеш Коръән китерелде. Бу – VIII гасыр «Госман Коръәне» нең төп-төгәл күчермәсе. Ул 162 биттән тора һәм иң югары 999 пробалы көмештән 2010 елда Россия Федерациясе Финанс министрлыгының Гознакның Мәскәү Монетный Дворында  эшләнгән. Коръән киң тамашачыга беренче тапкыр Кол Шәриф мәчетендә күрсәтеләчәк.

 (843) 5678 017 e-mail: kazan_kirmen@mail.ru

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International