18 апрель – Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне

2014 елның 18 апреле, җомга

Кадерле дуслар!

Бөтен дөньяда 18 апрель Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне буларак билгеләп үтелә.    

Хәзерге вакытта  Татарстан халкы өчен бу дата аеруча истәлеклегә әйләнде. Республикабыз территориясендә Россиядә генә түгел, дөнья күләм танылу алган бик күп тарихи һәм мәдәни һәйкәлләр урнашкан.   2014 ел Россиядә Мәдәният елы дип игълан ителде. Республиканың мәдәни объектларын саклау өлкәсендә бу елда кызыклы һәм әһәмиятле вакыйгалар булырга охшый.  Тарихи хәзинәләребезне саклап,  киләсе буыннарга тапшыра алсак, бу  – ата-бабаларыбыз рухын сөендереп игелекле гамәлләр кылдык, балаларыбызга, оныкларыбызга иҗади, мәгънәле яшәеш үрнәге бирдек дигән сүз булачак.

Татарстанның икътисадый, сәнәгый егәре, спорт өлкәсендәге  мөмкинлекләре зур. Шуның белән бергә ул – меңьеллык тарихы булган борынгы төбәк.  Республикабызда тарихи биналарны торгызу эше гаять җанланды.  Казанда, борынгы Болгарда һәм Свияжск утрау-шәһәрчегендә тарих һәм мәдәният истәлекләрен реставрацияләү дәвам иттерелә.  Бу эшкә Алабуга, Чистай һәм бай тарихлы башка шәһәрләр дә кушылды.  Реставратор, архитектор, археолог, тарихчы, крайны өйрәнүчеләр, мәдәният хезмәткәрләре – мәдәни һәм тарихи мирасны саклау белән шөгыльләнүче башка бик күпләр тырышлыгы белән быел төзекләндерелгән яңа объектлар ачылачак.

Мәдәни мирасыбызны саклау белән шөгыльләнүче барлык белгечләребезгә ихлас рәхмәтемне белдерәм.  Халкыбызның тарихи һәм мәдәни ядкәрләрен саклау һәм торгызу эшен ифрат зур җаваплылык һәм җан җылысы белән башкаруыгыз милли мирасыбызның кабатланмас зур хәзинә булуын тирәнтен аңлавыгызны күрсәтә. Торгызылган тарихи һәйкәлләребезнең узгандагы шан-шөһрәте яңадан кире кайтасына шигем юк.  Яңа туган һәр көндә иҗат белән рухланып, тормышыбызда якты һәм уңай хис-тойгыларга гына урын биреп яшәргә насыйп булсын!   

Татарстан Республикасы мәдәният министры А.М. Сибагатуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International