Алабугада Азов тарих-археология һәм палеонтология музей-тыюлыгы фондлары экспонатларыннан төзелгән «Дала хәзинәләре. Сарматлар» күргәзмәсе ачылды

2014 елның 15 апреле, сишәмбе

Алабугада Азов тарих-археология һәм палеонтология музей-тыюлыгы фондлары экспонатларыннан төзелгән «Дала хәзинәләре. Сарматлар» күргәзмәсе  ачылды.

Биредә б.э. кадәр  IV һәм б.э. IV гасырларда Евразия далаларын шөһрәтләре белән дер селкеткән сармат кабиләләре тарихы турында сөйләүче экспонатлар куелган. Монда савыт-саба, бизәнү әйберләре, корал, ат дирбиясе предметлары һәм башка шундый борынгы осталар җитештергән әйберләрне күрергә мөмкин.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International