«Эрмитаж-Казан» үзәгендә Рәсим Бабаевның «Хакыйкатьне эзләгәндә. Рәсем, графика» күргәзмәсе ачыла

2014 елның 15 апреле, сишәмбе

15 апрельдә 16 сәгатьтә «Эрмитаж-Казан» үзәгендә Рәсим Бабаевның «Хакыйкатьне эзләгәндә. Рәсем, графика» күргәзмәсе ачыла.

Рәсим Бабаев – ХХ гасырда яшәп иҗат иткән азербәйҗанлы күренекле рәссам. Аның эшләрендә гаять ялкынлы хисләр, тойгылар һәм тирән фәлсәфә чагылыш таба.  

Күргәзмәдә авторның  гаиләсе тупланмаларында, Мәрҗани фонды коллекцияләрендә сакланучы сиксәннән артык эше куелган. 

Күргәзмә көн саен иртәнге уннан кичке алтынчы яртыга кадәр эшли.  

8 (843) 567 80 32, 567 80 34, е-mail: hermitage-kazan@mail.ru.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International