11 апрельдә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «үзешчән халык коллективы» исемен бирү (раслау) буенча художество советы «Смайлики» заманча бию студиясе иҗаты белән танышты. Әлеге студия 2008 елда оешты, анда 5 яшьтән 30 яшькәчә сиксәнгә якын катнашучы бию осталыгы серләренә төшенә. Коллектив 3 яшь төркеменә: кече, урта, өлкән төркемнәргә бүленгән.
«Смайлики»ның чыгышы совет әгъзаларында җылы тәэсир калдырды.
Бу коллектив «үзешчән халык коллективы» дигән исемгә лаек дип табылды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте