Балалар һәм үсмерләрнең «Салават күпере» II республика милли мәдәниятләр фестивале ачылды

2014 елның 14 апреле, дүшәмбе

Балалар һәм үсмерләрнең «Салават күпере» II Республика милли мәдәниятләр фестивале ачылды.

Фестивальдә Татарстан Республикасында яшәүче төрле халыклар мәдәниятенә мәйдан биреләчәк, бу  милли мәдәниятләрне, телләрне, этносларны, йолаларны, фольклор мирасын саклап калу максатларында эшләнә.   

Фестиваль өч этапта уздырыла. Башлангыч этапта сайлап алу турлары, аннары шулар арасыннан иң яхшы чыгышларны билгеләү, ә иң соңыннан гала концерт уздырылачак.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International