9 апрельдә Чаллыда тантаналы төстә «Эврика» шәһәр мәдәният үзәге ачылды. Ул «Авыл клублары» республика программасы кысаларында төзелгән иде. Үзәк ачылу уңаеннан зур концерт куелды, анда Казаннан, Чаллыдан, республиканың башка төбәкләреннән сәнгать осталары, атаклы артистлар, төрле коллективлар катнашты. Халык күңел ачты.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте