Башкорт дәүләт курчак театрының Казан гастрольләре ачылды

2014 елның 9 апреле, чәршәмбе

Бүген «Әкият» татар дәүләт курчак театры сәхнәсендә Башкорт дәүләт курчак театрының гастрольләр туры ачылды. Шул рәвешчә,  ике республикакурчак театрларының гастрольләр алмашуы кебек колачлы проект башланып китте. Ул Казанда һәм Уфада 9 апрельдән 12 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. 

А.Рахманкулованың «Урман ярминкәсе» спектаклен, уфалылар гастрольләрен шуның белән ачты, тамашачылар бик җылы кабул итте.

Шушы ук көннәрдә Уфада яшь тамашачыларны Татарстаннан килгән курчак театры Б.Вайнерның «Өч дуңгыз баласының яңа маҗаралары» әкияте белән шатландыра.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International