Будапешттагы фестивальдә Камал театры артистларын «Җәйнең бер көнендә» спектакленнән соң көчле алкышларга күмеп җиде тапкыр сәхнәгә чакырганнар. Спектакль зур уңыш казанган. Тиздән ул фестивальләрдә катнашуын дәвам итәчәк. Беренчедән, спектакль «Алтын битлек» номинациясенә тәкъдим ителгән, икенчедән, 15-20 майда Санкт-Петербургта узачак «Салават күпере» халыкара театр фестивалендә катнашачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте