12 майда Муса Җәлил исемендәге Татар Академия Дәүләт опера һәм балет театрында Анна Нетребко концерты булачак. Күренекле опера җырчысы Муса Җәлил исемендәге Татар Академия Дәүләт опера һәм балет театры оркестрына кушылып җырлаячак (дирижер — Марко Боэми, Италия). Концертта шулай ук Мария театры солисты Әхмәт Агади да чыгыш ясый.
Башлан: 18.00 сәгатьтә.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте