22 – 25 апрельдә К.Тинчурин театрында Г.Тукай әсәрләре нигезендә эшләнгән “Сөй гомерне!” спектакле күрсәтеләчәк.
28 апрельдә артистлар Казан шәһәренең 4 нче интернат-мәктәбендә инвалид балаларга «Шүрәле online» спектаклен уйнаячаклар. Балалар милли әкият геройлары, шулай ук чит ил мультфильмнары геройлары белән бергә китапка, туган җиргә һәм туган телгә мәхәббәт турында сөйләячәкләр.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте