Хөрмәтле журналистлар! Сезне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры фестивальләре планы һәм, шулай ук, Будапешт шәһәрендә үткән И.Мадача исемендәге Халыкара театр фестивалендә катнашу нәтиҗәләре белән таныштыруга багышланган Матбугат конференциясенә чакырабыз. Матбугат конференциясе 9 апрельдә 11.00 сәгатьтә театраның матбугат үзәгендә.
Катнашалар:
Фәрит Бикчәнтәев - театрның баш режиссеры, Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе;
Илфир Яупов - театр директоры;
Люция Хәмитова - актриса, Й.Фоссеның «Җәйнең бер көнендә» спектаклендә Хатын ролен башкаручы.
Искәртеп үтәбез: Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Й.Фоссе әсәре буенча куелган «Җәйнең бер көнендә» спектакле Будапешт шәһәрендә И.Мадача исемендәге Халыкара театр фестивалендә уңышлы гына тәкъдим ителде. Спектакль беренче мәртәбә Камал театрыннан читтә күрсәтелде. Алга таба камаллылар әлеге спектакльне Мәскәүдә, «Алтын битлек» Театраль фестиваль-премиясе кысаларында уйнаячаклар.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте