Быел Татарстан Язучылар берлеге оешуга 80 ел тула

2014 елның 7 апреле, дүшәмбе

Быел республикабызның киң җәмагатьчелеге Татарстан Язучылар берлеге оешуга 80 ел тулуны билгеләп үтә.

Бәйрәмгә төрки телле мәмләкәтләрдән һәм Россиянең төрле төбәкләреннән күренекле әдипләр һәм язучылар оешмаларыннан  вәкилләр чакырулы.

25 апрельдә 13:00 сәгатьтә Татарстан Язучылар берелегенең  Габдулла Тукай клубында “Бүгенге этапта төрки әдәбиятларының багланышларын камилләштерү буенча  актуаль мәсьәләләр”  дигән түгәрәк өстәл булачак.

18:00 сәгатьтә “Корстон” ял итү үзәгендә Язучылар берлегенең 80 еллыгына багышланган  бәйрәм тантанасы башланачак.

26 апрельдә бәйрәм тантананалары дәвам итәчәк. Татарстан Язучылар берлегенең 80 еллыгына килгән кунаклар Габдулла Тукайның туган көненә багышланган “Шигърият бәйрәме”ндә дә катнашачак.

8:00 сәгатьтә Тукай һәйкәленә чәчәкләр кую тантанасы.

12 :00 сәгатьтә Г. Тукай һәйкәле янында халык бәйрәме башлана.

13:00 сәгатьтә бәйрәмнең төп өлешендә “Илһам” яшь язучылар бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы була.

Быелгы Г.Тукай исемендәге дәүләт премияләрен бирү турында                Татарстан Республикасы Президенты Указы укылачак.

17:00 сәгатьтә  М. Җәлил исемендәге дәүләт академия опера һәм балет театрында “Казан- төрки дөньяның мәдәни башкаласы-2014” елын  ачылу тантанасы булачак.

27 апрельдә Арча районының Кушлавыч, Тукай-Кырлай, авылларындагы мемориаль комплекслар белән танышу гамәлләштерелә.

Белешмәләр өчен:  420012, Казан, Мөштәри ур., 14. тел/факс. 8(843) 236 97 71, тел. 8(843) 236 97 91, E-mail: sprt@tatar.ru.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International