«Әкият» татар дәүләт курчак театрында «Үзешчән курчак театры коллективларының эшчәнлек нигезләре» дигән семинар-практикум узачак. Анда республиканың мәдәни-ял учреждениеләрендә эшчәнлек алып баручы үзешчән курчак театры коллективларының режиссерлары катнаша.
Семинарда катнашырга республиканың 11 районыннан 30 үзешчән курчак театры режиссеры теләк белдерде. Алар алдында «Әкият» театры хезмәткәрләре чыгыш ясаячак. Шулай ук кунакларны театрның төрле бүлекләре эшчәнлеге белән таныштырачаклар. Ахырдан катнашучыларга сертификатлар тапшырылачак.
292-30-73, 292-00-39
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте