6 апрельдә Халыклар дуслыгы йортында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «үзешчән халык коллектив»ы дигән исемне бирү һәм раслау буенча сәнгать советы әгъзалары «Оцнеба» («Хыял») грузин бию ансамбле (җитәкчесе Тея Пертая) һәм «Кудерушки» (җитәкчесе Светлана Измайлова) славян җыр ансамбле иҗаты белән таныштылар. Соңыннан чыгышлар буенча фикер алышу булды. «Оцнеба» ансамблендә грузин балаларыннан тыш тагын 11 милләт вәкилләре катнаша. Ансамбльгә үз репертуарына шулай ук татар биюләрен, Идел буенда яшәүче халыклар биюләрен кертергә тәкъдим ителде.
«Кудерушки» ансамбле рус, украин, белорус җырларын югары һөнәри осталык белән башкара. Сәнгать советы әгъзалары бу коллективларга «үзешчән халык коллективы» исемен бирү тәкъдиме кертте.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте