Казанда «Рахлин сезоннары» 13 апрельдә башланачак

2014 елның 7 апреле, дүшәмбе

СССРның халык артисты, оркестрның беренче сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Натан Рахлин истәлегенә багышланган«Рахлин сезонннары» фестивале 13 апрельдә ачылачак. Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры аны дүртенче тапкыр уздыра инде. Узган елларда фестивальдә Александр Князев, Суми Чо, Ильдар Абдразаков, Татьяна Сержан, Сергей Ролдугин, Алена Баева, Тао Линь, Александр Вакульский, Капелла Юрлова кебек күренекле артистлар катнашты. Быел фестивальгә «Грэмми» иясе, Россиянең халык артисты Ольга Бородина чакырулы.

19 апрельдә Казан сәхнәсендә скрипкачы Вадим Репин чыгыш ясаячак. 26 майда Казан тамашачысыатаклы виолончелист Миша Майскийны тыңлау бәхетенә ирешәчәк.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International