Яңа ел каникуллары вакытында «Әкият» татар дәүләт курчак театрында Яңа ел тамашалары зур уңыш белән узды.
Иң кечкенә тамашачылар өчен А.Веселовның «Кояш һәм кар бабайлар» исемле спектакле, шулай ук Н.Абрамцеваның «Кыш бабай бүләкләре» (татарчага Л.Лерон тәрҗемәсе) күрсәтелде.
Һәр спектакль алдыннан театр фойесындагы чыршы тирәли төрле әкият геройлары катнашында тамашалар оештырылды. Балаларга бүләкләр бирелде. Быел тамашалар татар телендә дә барды.
Бәйрәм марафоны 20 декабрьдә башланды һәм 8 гыйнварда тәмамланды. «Яңа ел кампаниясе» вакытында театр артистлары барлыгы 72 тамаша күрсәтеп, 17 700 тамашачыга шатлык бүләк иттеләр.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте