14–16 майда «Казан — Ислам дөньясының мәдәни башкаласы» елын рәсми ачу һәм «Россия — Ислам дөньясы: КазаньФорум» XVII Халыкара икътисадый форумы кысаларында «Дзен» яңалык платформасының масштаблы мультимедиа проекты узачак.
азан Кремле диварларында 480 метр озынлыктагы — Исемсез манарадан Спас манарасына кадәр яңалыклар йөгереү юлы эшләтеп җибәреләчәк. Проект «Россия рекордлар китабы» тарафыннан рәсми теркәләчәк яңа рекорд урнаштырыр дип көтелә.
Йөгерә торган юл форум барышы, эшлекле программаның төп вакыйгалары, экспертлар комментарийлары һәм мәйданчык яңалыклары турында актуаль мәгълүмат тапшырачак. Кушымча рәвештә проект кысаларында беренче тапкыр Кол Шәриф мәчетендә видеомэппинг тәкъдим ителәчәк. Проекцион шоу республиканың милли культурасы һәм тарихи мирасыннан илһамланган визуаль образларны берләштерәчәк.