Җиңү көне алдыннан Социалистик Хезмәт Герое Илдус Шәйхелислам улы Мөстүковка кабер ташы ачу тантаналы церемониясе булачак

2026 елның 6 мае, чәршәмбе

Җиңү көне алдыннан, 7 майда Арча зиратының Дан Аллеясында Социалистик Хезмәт Герое Илдус Шәйхелислам улы Мөстүковка кабер ташы ачу тантаналы церемониясе булачак.

Элегрәк Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә Татарстан Республикасы Көнендә, 2024 елның 30 августында Казанда Социалистик Хезмәт Герое Илдус Шәйхелислам улы Мөстүковка истәлек тактасы ачылды. Истәлек тактасын М.Горький урамы, 3Б йортына урнаштырдылар, Илдус Шәйхелислам улы 2020 елдан 2024 елга кадәр шунда яшәгән.

Кабер ташы һәм истәлек тактасы авторы - скульптор, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Зөлфия Мөхәммәдьянова.

Мөстүков Илдус Шәйхелислам улы 1928 елның 6 мартында Казанда туды. Аның яшьлеге Бөек Ватан сугышы елларына туры килде. Урта мәктәпне, «техник-электрик» белгечлеге буенча Казан механика-технология техникумын (1947 ел), «радиолокация» белгечлеге буенча Казан авиация институтын (1955 ел) тәмамлаган. 1947-1952 елларда И.Ш. Мөстүков «Казэнерго» район идарәсендә эшләде, ә 1955 елдан – ОКБ-294да инженердан тәҗрибә-конструкторлык бюросы башлыгына һәм проектның баш инженерына кадәр үсте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International