Казан «Аккош күле» – «BraVo» халыкара премиясенең «Ел балеты» булды

2026 елның 15 апреле, чәршәмбе

2026 елның 14 апрелендә Россиянең Зур театрының Тарихи сәхнәсендә «BraVo» Халыкара профессиональ музыкаль премиясенең VIII тантанасы узды. «Ел балеты» номинациясендә премия лауреаты итеп М. Җәлил исемендәге Татар академик дәүләт опера һәм балет театрының СССР халык артисты Владимир Васильев куйган «Аккош күле» спектакле билгеләнде.

Спектакль өчен бүләк – алтын йөгертелгән скрипка ачкычы формасындагы статуэтканы – М. Җәлил исемендәге ТАДОиБның баш дирижеры, спектаклнең музыкаль җитәкчесе Андрей Аниханов һәм балетмейстер-куючы Владимир Васильев алды. Шулай ук Владимир Викторович «Дөнья мәдәниятенә керткән өлеше өчен» номинациясендә премиягә лаек булды.

«BraVo»-2026 премиясен тапшыру тантанасының лауреатлары һәм катнашучылары арасында дөнья сәхнәсе йолдызлары Илдар Абдразаков, Светлана Захарова, Аида Гарифуллина, Владимир Вишневский, Диләрә Идрисова, Агунда Кулаева һәм башкалар бар иде. Катнашучылар һәм оештыручыларны Россия Президенты Владимир Путин сәламләде: дәүләт башлыгының хатын Зур театр сәхнәсеннән РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова укыды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International