Татарстан Халыклар Дуслыгы Йортында #БЕЗБЕРГӘ Халыкара Премиясе Клубы катнашучыларының киңәйтелгән очрашуы булды.
Бу чара ТРда волонтерлык эшчәнлегенең 20 еллыгына, шулай ук Россия халыклары бердәмлеге елына һәм Татарстан Республикасында Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланган. Очрашуда Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы Башкарма комитеты җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Ренат Вәлиуллин, Татарстан Халыклар Дуслыгы Йорты директоры Тимур Кадыров, ТР Яшьләр эшләре министрлыгының гражданлык патриотизмы бүлеге башлыгы Павел Таланов, хәйриячелек һәм волонтерлык белән шөгыльләнгән автоном коммерцияле булмаган һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.
Очрашу кысаларында Клубның «#БЕЗБЕРГӘ Халыкара Премиясенең гариза кампаниясе – 2026. «Бердәмлек көче» махсус номинациясе» темасына Түгәрәк өстәле узды, анда Клубның эше һәм Премиянең 2026 елгы 6нчы сезоны Клуб әгъзалары, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, «Татарстан Республикасының волонтерлык буенча мәгълүмат-ресурс үзәге» АКО катнашында тикшерелде. Катнашучыларга Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы Башкарма комитеты җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Ренат Вәлиуллин һәм Татарстан Халыклар Дуслыгы Йорты директоры Тимур Кадыров сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.