Татарстан Республикасында Россия Федерациясендә Халыклар бердәмлеге елына һәм Татарстан Республикасында Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланган «Ел остасы – 2026» Республика конкурсы старт алды.
Конкурс Татарстан Республикасының халык сәнгать кәсепләрен һәм осталыгын үстерү, саклау һәм актуальләштерү, иҗатның иң яхшы үрнәкләрен күрсәтү аша халык традицияләрен пропагандалау, традицион мәдәният чаралары белән патриотик тәрбия бирү максатларында үткәрелә.
Конкурс турында нигезләмә
КОНКУРСКА ТЕРКӘЛҮ
Конкурсны «Татарстан Республикасының мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге» ДБУ үткәрә. Ул 2026 елның 13 апреленнән 30 июненә кадәр бара.
Конкурс түбәндәге номинацияләр һәм категорияләр буенча уздырыла:
«Традицияләрне саклаучы»
«Иҗатта креативлык өчен»
«Осталыкта хәрби һәм хезмәт батырлыгы»
«Яшь остаз»
Конкурста катнашуга халык осталары, һөнәрмәндәләр, төрле оешма формаларындагы һөнәри һәм үзешчән рәссамнар, индивидуаль эшмәкәрләр, юридик затлар, үз-үзен эш белән тәэмин итүчеләр – Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып баручы 18 яшьтән өлкән физик затлар рөхсәт ителә. Конкурста «Яшь оста» махсус номинациясе буенча 7 яшьтән 21 яшькә кадәрге яшь осталар да катнаша ала.
Конкурс ике этапта үткәрелә. Беренче этап – сайлап алу, 2026 елның 16 апреленнән 15 маена кадәр үткәрелә.
Конкурсның I этабында катнашу өчен катнашучы оештыручының рәсми сайтында (бу биттә) теркәлә, шулай ук 420021, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Г. Тукай урамы, 74а адресы буенча басма һәм электрон формада (nhp-dpi@yandex.ru адресына) документлар пакетын тапшыра.
Конкурсның беренче сайлап алу этабы нәтиҗәсендә икенче тур катнашучылары исемлеге төзелә, ул «Таткультресурсүзәк» ДБУ сайтында бастырыла.
Конкурсның икенче турына узган катнашучыларның эшләре (әйберләре) жюри әгъзалары бәяләве өчен 2026 елның 4 июненнән соңга калмыйча 420021, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Г. Тукай урамы, 74а, 15 кабинет, «Таткультресурсүзәк» ДБУ адресы буенча тапшырылырга тиеш.
Конкурсның икенче этабы 2026 елның 5 июненнән 12 июненә кадәр уза.
Конкурс кураторлары:
Латыйпова Гөлназ Марс кызы, «Таткультресурсүзәк» ДБУның фәнни һәм нәшрият эшчәнлеге буенча директор урынбасары, тел. 8(843) 293-52-48; 8-917-280-25-17;
Низамеева Лүция Яүдәт кызы, «Таткультресурсүзәк» ДБУның рәсем һәм декоратив-кулланма сәнгате буенча сектор мөдире, тел. 8(843) 293-01-52.