17 апрельдә 16.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә татар әдәбияты классигы Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган масштаблы күргәзмә ачыла.
Экспозиция егерме җиде елдан азрак дәвам иткән гомере татар халкының юл күрсәтүче йолдызына һәм рухи символына әверелгән шагыйрьнең биографиясен һәм иҗади мирасын яңача укырга тәкъдим итә.
Проект «биографик маршрут» форматында төзелгән, анда һәр пространство авторның тормышының һәм иҗади юлының төп этабына багышланган. Күргәзмәдә рәсем сәнгате һәм әдәбият әсәрләре (Тукайның исән чактагы басмаларын да кертеп), архив материаллары һәм мультимедиа форматлары берләштерелгән. Мондый ярашу чорның бербөтен образын тудырырга һәм шагыйрьнең әдәби казанышын тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә.