Татарстан мәдәният министры Ирада Аюпова Мисырда эш сәфәрендә

2026 елның 13 апреле, дүшәмбе

Татарстан мәдәният министры Ирада Аюпова Татарстан Раисы Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге рәсми делегация составында Мисырда эш сәфәрендә.

Сәфәр барышында министр Рөстәм Миңнехановның берничә рәсми очрашуында катнашты. Шулай ук делегация Казан (Идел буе) федераль университетының Каһирәдәге филиалында, Каһирә некрополе Әл-Карафада татар фәлсәфәче-теологе Муса Бигиевның каберендә һәм Бөек Мисыр музеенда булды.
Бөек Мисыр музее (Гиза музее буларак та билгеле) — 2025 елның 1 ноябрендә рәсми рәвештә килүчеләр өчен ачылган иң эре археология музее. Ачылу тантанасында 18 ил президенты, 12 патша һәм югары хаким, 8 премьер-министр, шулай ук 40 министр һәм парламент спикерлары катнашты.

Музей территориясендә балалар музее, лабораторияләр, белем бирү һәм конференц-үзәкләр урнашкан. Хәзерге технологияләрне, аеруча виртуаль чынбарлыкны куллану күздә тотыла. 50 меңгә якын экспонат музей мәйданының өчтән бер өлешен алып тора.

Шулай ук кайбер экспонатлар Луксор, Әл-Минья, Сохаг, Бени-Суәйф, Асьют, Файюм, Александрия шәһәрләреннән музейга килеп җиткән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International