2026 елның 16 апрелендә Татарстан Халыклар Дуслыгы Йортының концерт залында Казан шәһәренең Күпмилләтле якшәмбе мәктәбенең 30 еллыгына багышланган тантаналы чара була.
Концерт программасында Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе укучылары һәм укытучылары, шулай ук Халыклар Дуслыгы Йортының иҗат коллективлары катнаша.
Бу проект «Гаилә» милли проектының «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль проектының максат һәм бурычларына туры килә.
Чара башлану вакыты: сәгать 14.00.
Үткәрү урыны: Татарстан Халыклар Дуслыгы Йортының концерт залы, Казан шәһәре, Павлюхин урамы, 57 нче йорт.