Россия халыклары бердәмлеге елында, «Минск-Казан: музыкаль традицияләр диалогы» иҗади проекты кысаларында, Н.Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе Казан кунакларын — кардәш шәһәр, каһарман-шәһәр Минскнан килүчеләрне каршы ала. Татарстан башкаласына Беларусь дәүләт музыка академиясе каршындагы Республика гимназия-колледжының халык уен кораллары оркестры килә. Концерт көнендә, 2026 елның 25 апрелендә, Халыклар Дуслыгы Йортында оркестр белән Беларусь Республикасы Президентының талантлы яшьләрне хуплау фондының стимуллаштыру һәм махсус премияләре лауреатлары — солистлар чыгыш ясаячак.
Концерт программасында Й.Штраус, Ш.Гуно, А.Дворжак, П.Чайковский, А.Хачатурян, Р.Гальяно һәм белорус композиторларының әсәрләре яңгыраячак.
Чара башлану вакыты: 16:00
Үткәрү урыны: Павлюхин урамы, 57 нче йорт