Татарстан Республикасы Милли музеенда «Тукай эзләре буенча» күргәзмәсе ачылачак

2026 елның 10 апреле, җомга

16 апрельдә Татарстан Республикасы Милли музеенда «Тукай эзләре буенча» күргәзмәсе ачылачак — бу Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗатына багышланган биш еллык сәнгать проектының финал ноктасы. Күргәзмә шагыйрьнең тууына 140 ел тулуга багышлана.

2022–2025 елларда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Татарстан Рәссамнар берлеге һәм «Россия Рәссамнар берлеге» БТООның төбәк бүлекчәсе белән берлектә Тукай биографиясе белән бәйле шәһәрләрне әйләнеп чыкты. Рәссамнар Троицк, Санкт-Петербург, Уральск, Әстерхан, Казан һәм Тукай яшәгән, туктаган, иҗат иткән Арча ягында эшләде. Проект кураторы — сәнгать белеме докторы Рауза Солтанова.

Биш ел дәвамында проектта Казан, Алабуга, Яр Чаллы, Яшел Үзән, Балтач, Троицк, Чиләбе, Санкт-Петербург, Әстерхан һәм Уральскидан һөнәри рәссамнар, шулай ук төрле төбәкләрдән туган якны өйрәнүчеләр катнашты. Катнашучылар арасында — Анатолий Крылов, Ирина Антонова, Елена Ермолина, Хәмзә Шәрипов, Галина Анютина, Альфия Ильясова, Салават Гыйләҗетдинов, Равил Заһидуллин, Рият Мөхәммәтдинов, Виктор Анютин, Сагидә Сиразиева, Диля Барышева, Сергей Царев, Рәмзия Зиннатова, Нурбек Жардемов һәм башкалар.

Күргәзмә Татарстан Республикасы Милли музее, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты һәм Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге берлектә әзерләде.

Ачылу 16 апрельдә сәгать 14.00дә булачак, ачылуга керү ирекле. Күргәзмәне Татарстан Республикасы Милли музееның Оваль залында (Кремль урамы, 2) 30 июньгә кадәр музей билеты һәм Пушкин картасы буенча карарга мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International