2026 ел Татарстан Республикасында Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан Тукай елы дип игълан ителде. 15 апрельдә Габдулла Тукай әдәби музее Шагыйрьне искә алу көненә чакыра.
Истәлек чаралары сәгать 11.00дә Яңа Татар бистәсе зиратында (Пригородная урамы, 1) башланачак, анда традицион рәвештә шагыйрь каберенә чәчәк кую узачак. Галимнәр һәм әдипләр сүзләре яңгырар, дога укылыр.
Сәгать 12.00дә Габдулла Тукай әдәби музеенда (Тукай урамы, 74) «Безнең Тукай» күргәзмәсе ачылачак. Күргәзмәдә шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты мотивлары буенча рәсем сәнгате әсәрләре, аның әсәрләренең үзе тере вакытта чыккан басмалары һәм автографлары тәкъдим ителәчәк. Күргәзмәне Татарстан Республикасы Милли музее, Татарстан Республикасы Милли китапханәсе, Казан федераль университетының Н.И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәсе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт архивы берлектә әзерләде.
Сәгать 13.00дә Татарстан Республикасы Язучылар берлеге белән берлектә «Татар поэзиясе антологиясе»нең беренче томын тәкъдим итү узачак.
Программаны сәгать 15.00дә «Габдулла Тукай әсәрләре граммофон язмаларында» дигән лекция-концерт тәмамлаячак. Аны Идрис Газиев — Россиянең атказанган артисты, Башкортстан һәм Татарстанның халык артисты, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе һәм Башкортстан Республикасының С. Юлаев исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, профессор, сәнгать белеме кандидаты үткәрәчәк. Җырчы башкаруында Тукай шигырьләренә язылган халык җырлары — «Әллүки» һәм «Туган тел» яңгыраячак.