Апрель башында Буа шәһәренең Мәдәният үзәгендә чуаш рекрут җыры «Никрут юрри» фестиваленың зона этабы сайлап алу туры узды! Татарстан Республикасының Буа, Тәтеш һәм Кайбыч районнары вәкилләре үз чыгышларын күрсәттеләр. Фестивальне оештыручылар – «Татарстан Республикасының Чуаш милли-мәдәни автономиясе» Төбәк иҗтимагый оешмасы һәм Буа шәһәренең Халыклар дуслыгы йорты.
Чара оештыручылары барлык катнашучыларга матур, тетрәндергеч һәм эчтәлекле чыгышлары өчен рәхмәт белдерә!