Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының Күргәзмә залында «Олеся. Полесье серләре» (Пенза өлкәсенең дәүләт әдәби-мемориаль музейлары берләшмәсе тупланмасыннан) һәм «Рус лубогы» (Мәскәүдәге А.С. Пушкин исемендәге Дәүләт музее тупланмасыннан) дигән күргәзмәләр ачылды.
Александр Иванович Куприн – билгеле рус реалист язучы, тәрҗемәче, сүз остасы. Куприн – күп санлы повесть һәм хикәяләр авторы. Аларның геройлары – сәнгать кешеләре (музыкантлар, цирк артистлары), шулай ук хәрбиләр, балыкчылар һәм эшчеләр, зур эшкә сәләтле «кечкенә кешеләр». Ә Куприн әсәрләрендәге хатын-кызлар, шул ук исемдәге повесть героинясы Олеся кебек үк, дөнья матурлыгын кадерли белгәннәр.
«Олеся. Полесье серләре» күргәзмәсендә төрле елларда Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Пензаның билгеле рәссамнары – Герман Жаков, Виктор Шапов, Сергей һәм Инна Рудаковлар, Татьяна Белозерова иҗат иткән иллюстрацияләр тәкъдим ителә. Бу рәссамнарның эшләре үзенчәлекле нур, Александр Куприн тасвирлаган тарихка һәм бу матур, фаҗигале повесть геройларына карата мәхәббәт белән сугарылган.