14-16 апрельдә «Эрмитаж-Казан» Үзәгендә «Импрессионизм. Урынның гение» дигән яңа лекцияләр циклы узачак. Тамашачылар күзаллавында импрессионизм аның рәссамнары яшәгән һәм эшләгән урыннар белән бәйләнешсез түгел. Импрессионистлар беренче булып Парижның Монмартрын сайлап алганнар, ул сәнгать богемасының үзәгенә әверелгән. Парижның үзе үз бульварлары, театрлары һәм кафелары белән аларга чиксез сюжетлар биргән. Илһам эзләп, алар Париж һәм Франция тирәсендә сәяхәт иткәннәр. Шундый сәяхәтләрнең берсендә Клод Моне Живернины тапкан – бу урын аның унъеллар буе өе һәм остаханәсе булган.
«Импрессионизм. Урынның гение» лекцияләр циклы Дәүләт Эрмитажының 2026 елдагы Лекториясенең язынгы сезонын тәмамлый, октябрьдә көзгесе эшли башлаячак.
Расписание:
14 апрель 11:00/18:30 «Дега Операда»
15 апрель 11:00/18:30 «Ренуар Монмартрда»
16 апрель 11:00/18:30 «Моне Живернида»
Лектор: Петровская Алёна Алексеевна, сәнгать белгече, Дәүләт Эрмитажының фәнни-агарту бүлегенең махсус программалар секторы мөдире.
Билетларны «Гаилә» милли проектының «Пушкин картасы» федераль программасы кысаларында сатып алып була.
Адрес: «Казан Кремле» музей-тыюлыгы, «Эрмитаж-Казан» Үзәге (3 нче кат).