2026 елның 15 апреленнән 20 маена кадәр «Мәктәп укучылары өчен мәдәният» ведомствоара мәдәни-белем бирү проекты кысаларында СССР Халык артисты, композитор Григорий Пономаренко иҗатына багышланган «А где мне взять такую песню» бөтенроссия акциясе узачак.
Григорий Пономаренко иҗаты – илнең музыка тарихында уникаль бит. Ул халык мотивларын, виртуоз башкаруны һәм тирән рухиятне берләштерә. Акция Россиянең милли музыкаль мирасын саклау һәм популярлаштыруга, шулай ук яшь буынны илебезнең бай мәдәнияте һәм сәнгате белән таныштыруга юнәлдерелгән.
Россиянең барлык мәктәп укучылары иҗади бәйгеләрдә катнаша һәм түбәндәге номинацияләрдә үз талантларын күрсәтә ала:
· «Җан тавышы» – Григорий Пономаренконың вокаль әсәрен башкарырга кирәк (хор, ансамбль, сольное башкару);
· «Музыка күзәтүчесе» – Григорий Пономаренконың ошаган әсәре турында рецензия язарга кирәк;
· «Хореография» – Григорий Пономаренко музыкасына бию әзерләргә;
· «Инструменталь иҗат» – Григорий Пономаренконың әсәрен башкарырга кирәк.
Акциядә катнашу өчен мәктәп укучыларына тәкъдим ителгән номинацияләрнең берсендә яки берничәсендә эш әзерләргә һәм 15 апрельдән 20 майга кадәр «Культурадляшкольников.РФ» порталында катнашу өчен гариза калдырырга кирәк.
«Мәктәп укучылары өчен мәдәният» проекты Россия Мәдәният министрлыгы һәм Россия Мәгариф министрлыгы тарафыннан Мәдәни стратегияләр һәм проект белән идарә итү үзәге (РОСКУЛЬТПРОЕКТ) һәм Россия Мәдәният фонды белән берлектә гамәлгә ашырыла.