ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Шүрәле турында вокал-хореографик куелышның премьерасын әзерли

2026 елның 7 апреле, сишәмбе

13 апрельдә Балтач мәдәният үзәге сәхнәсендә ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле «Шүрәле: Кырлай кайтавазы» дигән яңа вокал-хореографик спектаклен тәкъдим итәчәк. Бу вакыйга бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышлана.

«Шүрәле: Кырлай кайтавазы» – Фәрит Яруллинның беренче татар балетына һәм Габдулла Тукайның бөтен дөньяга танылган әкиятенә амбицияле яңача караш. ТР Дәүләт ансамбле милли культураның чыганакларына мөрәҗәгать итте һәм классик балетны масштаблы вокал-хореографик гамәлгә әверелдерде.

Куелышның төп үзенчәлеге – аның жанр уникальлегендә. ТР Дәүләт ансамбле Леонид Якобсонның хореографик нигезен саклады һәм партитурага татар халык җырларын – «Кара урман», «Сандугач», «Алмагачлары» һәм «Мөглифә»не үреп кертте.

Спектакльнең гадәти булмаган пластик чишелеше өстәмә мәгънәви катламны ача. Шулай итеп, сихерле кош-кызлар классик бию ярдәмендә бию диалогын алып бара, гади халык үзен характерлы биюдә белдерә, ә Шүрәле һәм аның ярдәмчеләре гротеск хореографиясе телендә «сөйләшә».

· Музыка – Фәрит Яруллин
· Халык уен кораллары ансамбле өчен көйләү – Елена Анисимова
· Хореография – Леонид Якобсон
· Балетмейстер-куючы – Нинель Мочалова
· Сәнгать җитәкчесе – Айрат Хәметов
Солистлар:
· Сөембикә – ТР атказанган артисты Айгөл Киямова
· Былтыр – Айрат Заһидуллин
· Кода – ТР атказанган артисты Раил Ганиев
· Кодагыйлар – Карина Хәбибуллина, Алсу Мәгъсүмҗанова, Алсу Абашева, Диана Сапрыкина
· Шүрәле – Айнур Фаизов
· Шайтан – Владислав Уткин
· Утлы җәдүгәр – Алина Харисова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International