8 апрельдә, 14.00 сәгатьтә, Татарстан Республикасы Милли музее филиалы булган Габдулла Тукай әдәби музеенда 2026 елда Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә тәкъдим ителгән номинантларга багышланган традицион очрашу узачак.
Абруйлы бүләккә дәгъвачылар белән очрашулар музейның апрель аендагы яхшы традициясенә әйләнгән инде. Музей даими рәвештә премия тарихын пропагандалау өчен лекцияләр, күргәзмәләр һәм презентацияләр оештыра. Шулай ук музей Дәүләт премиясе лауреатларының иҗаты белән таныштыра. Музейның «Шагыйрьнең рухи мирасы» залында лауреатларның эшләре һәм мемориаль әйберләр тәкъдим ителә, ә премия турында тулы мәгълүмат мультимедиа форматында тәкъдим ителә.
Очрашуга 2026 елның барлык кандидатлары чакырылган. Быел премиягә түбәндәгеләр тәкъдим ителгән:
Театр һәм хореография сәнгате өлкәсендә:
· «Казанга Тукай кайткан» спектакленең иҗат төркеме (Рәзинә Зәйниева, Айдар Заббаров, Эмиль Талипов).
· Казан хореография училищесы иҗат коллективы (Т. Шахнина, О. Бородина, В. Закамская, М. Мамин-Оглы, Т. Хантимирова) «Сихерле малай» балетын куйганнары, балалар балетлары сериясе, шулай ук республиканың хореография сәнгатен саклап калу һәм үстерүгә керткән өлешләре өчен.
Әдәби иҗат өлкәсендә:
· Шагыйрә Илсөяр Гарипова (Иксанова) «Үткелләрне үтү – дөнья көтү» җыентыгы өчен.
· Язучы Рафис Корбанов «Әхмәров», «Ватан», «Алиш», «Танкисты» повестьлары һәм китаплары өчен.
· Шагыйрә Лилия Сираева (Гыйбадуллина) «Дәвамы бар» җыентыгы өчен.
Кинематография өлкәсендә:
· Кинематографистлар төркеме (А. Барыкин, О. Суров, Е. Кашинский, Д. Емельянов) Махсус хәрби операция турында документаль фильмнар циклы өчен.
· Кинооператор Юрий Гвоздь Татарстанның күренекле сәнгать һәм әдәбият эшлеклеләренең образлар галереясын киноискусствода иҗат иткәне өчен.
Музыка иҗаты өлкәсендә:
· Композитор Эльмир Низамов «Кара Пулат» операсы өчен.
· Җырчы Шамил Әхмәтҗанов «Сорнай моңы» дискина кертелгән татар халык җырлары циклы өчен.
· «Татнефть» ПАҖ генераль директоры Наил Маганов һәм эшче төркем әгъзалары төрки музыка коралларын торгызу буенча уникаль проектны гамәлгә ашырганнары өчен.
Сынлы сәнгать өлкәсендә:
· Рәссам Рәбис Сәләхов татар халык җырлары мотивлары буенча эшләр циклы өчен.
· Рифкат Вахитов «Тарих һәм шәхес» картиналар сериясе өчен.
· Владимир Акимов «Һәм тагын мәңгелек турында...» һәм «Минем чуваш Ендурайкино» күргәзмәләре өчен.
Бәйләнеш мәгълүматы:
· Оештыручылар: Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Милли музее, Габдулла Тукай әдәби музее.
· Г. Тукай әдәби музееның телефоны: +7 (843) 590-86-67.