Бөек шагыйрьнең тууына 140 ел тулу уңаеннан 2026 елның августында беренче тапкыр «Тукай Юлы»шигъри велофестивале узачак. Чара классикның туган ягында-Арча районының Кушлавыч авылында узачак һәм 1 августтан 30 августка кадәр дәвам итәчәк.
«Татарстан Велосоюзы», «Терек – Опора» коммерцияле булмаган оешмаларның инициатив төркеме, «Татарстан – Яңа гасыр» Республика иҗтимагый хәрәкәте һәм«Бөтендөнья тынычлыгы өчен Федерация» халыкара оешмасы оештырган Фестиваль Россия төбәкләреннән балалары булган күп балалы гаиләләрне дә катнашырга чакыра.