«ТР Мәдәни мохите. 14.00» проекты кысаларында мәдәният йортлары һәм китапханәләр арасында эшнең иң яхшы практикаларын ачыклауга Бөтенроссия конкурсы башлануга багышланган вебинар узды.
Конкурс «Гаилә» милли проектына керүче «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында игълан ителде. Проектның максаты – мәдәният учреждениеләрен модернизацияләү. Гаризалар 2026 елның 30 мартыннан 27 апреленә кадәр кабул ителәчәк.
Вебинарда гаризаның эчтәлеге, аңа өстәлә торган кирәкле документлар каралды, шулай ук гариза бирүчеләр конкурска гариза тапшырганда юл куйган төп хаталар санап үтелде. Вебинарга Татарстанның 60 тан артык мәдәният хезмәткәре кушылды.
Тулырак мәгълүматны Мәдәният киңлеге сайтында табып була.