5 апрельдә Казан дәүләт мәдәният институтында Александр Сладковский һәм Татарстан Республикасы Дәүләт академик симфоник оркестры оештырган юбилейлы XV Халыкара музыка фестивале «Рахлин сезоннары» кысаларында «Мәдәни журналистика мәктәбе» проектының лекцияләре узачак. Танылган журналистлар, тәнкыйтьчеләр һәм продюсерлар «Академик музыканы мәдәни күренеш буларак язабыз, сөйләшәбез, тикшерәбез» темасы берләштергән чыгышлар ясаячак.
Мәскәү консерваториясе профессоры, «Музыкаль тормыш» журналының баш мөхәррире Евгения Кривицкая «Мәдәни журналистиканың хәзерге заман трендлары» турында фикер алышачак. Теманы популяр ClassicalMusicNews.Ru порталын булдыручы Борис Лифановский дәвам итәчәк, ул шәхси ММЧның үзенчәлекләре һәм бурычлары турында сөйләячәк.
«Россия радиосы» күзәтүчесе Ольга Русанова «Журналист материалы әдәби әсәр буларак» темасын сайлады, ә «Интермеццо» концерт агентлыгының генераль директоры Алексей Пилюгин «Симфоник оркестр креатив сәнәгать объекты буларак» темасына лекция үткәрәчәк.
Шулай ук лекцияләр катнашучылары «Йолдыз белән интервью» паблик-тогында катнаша алачак. Кунак – Россиянең һәм Татарстан Республикасының халык артисты, Татарстан Дәүләторкестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижёры Александр Сладковский.
«Мәдәни журналистика мәктәбе» проекты музыкаль мәдәният белән кызыксынучы яшь журналистларга, сәнгать белгечләренә, мәдәният белгечләренә һәм иҗади һөнәрләрнең башка вәкилләренә юнәлдерелгән.
Теркәлү сылтамасы: https://forms.yandex.ru/u/69ba290b95add553282858f0
Лекцияләрнең башлану сәгате 11:00.
Адрес: Казан шәһәре, Ырынбур тракты урамы, 3.