Казанда Россия һәм Беларусь халыклары бердәмлеге көненә багышланган тантаналы чара узачак

2026 елның 26 марты, пәнҗешәмбе

Россия һәм Беларусь халыклары бердәмлеге көне алдыннан, 1 апрельдә Татарстан Халыклар дуслыгы йортында тантаналы чара була.

16:30 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли музееның Янка Купала музееның (Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы Печище авылы) «Я тут бачу свой край» күргәзмәсенең тантаналы ачылышы узачак.

17:00 сәгатьтә Беларусь Республикасы Энергетика министрлыгының «Витебскоблгаз» унитар предприятиесенең иҗат коллективы һәм Татарстан Республикасы артистлары катнашында концерт программасы башланачак.

Оештыручылар: Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, «Татарстан Халыклар дуслыгы йорты» ДБУ, «Татарстан халыклары ассамблеясы» РОО, Татарстан Республикасының Рус милли-мәдәни берләшмәсе, Казан шәһәре белорусларының «Спадчына» иҗтимагый оешмасы, Татарстан Республикасы Милли музее.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International