Бөтенроссия «Театр сәнгате төне» акциясенең Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музеенда уздырыла торган программасы

2026 елның 17 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее В.И. Качалов исемендәге Казан академия рус Зур драма театры белән берлектә Бөтенроссия «Театр сәнгате төне» акциясе кысаларында чаралар программасы әзерләде. Чара Бөтендөнья театр көненә, Театр эшлеклеләре берлегенең 150 еллыгына, шулай ук В.И. Качалов исемендәге Театрның 235 еллыгына багышлана.

13.03

· 15:00 – Илья Славутскийның «Театр көне» фотокүргәзмәсе ачылышы (ТР ДСМ Заманча сәнгать галереясы, К. Маркс ур., 57)
· 16:00 – Илья Славутский белән «Илья Славутскийның театр көне» күргәзмәсе буенча автор экскурсиясе (ТР ДСМ Заманча сәнгать галереясы, К. Маркс ур., 57)

19.03

· 15:00 – «Театр дөньясы – Музей дөньясы» күргәзмә проекты ачылышы (ТР ДСМ Төп бинасы, К. Маркс ур., 64)
· 18:30 – «Казанда рус театры» лекциясе (лектор – В.И. Качалов исемендәге Театр директоры урынбасары, театр музее мөдире Роман Копылов) (ТР ДСМ Төп бинасы, К. Маркс ур., 64)

27.03 (Бөтендөнья театр көне)

· ТР ДСМ Төп бинасы 13:00 тән 21:00 гә кадәр ачык була.
· 14:00 – Төп бина экспозициясе буенча экскурсия һәм «Рәссам һәм театр» квизы (ТР ДСМ Төп бинасы, К. Маркс ур., 64)
· 17:30, 20:00 – «Илья Славутскийның театр көне» күргәзмәсе буенча экскурсия (ТР ДСМ Заманча сәнгать галереясы, К. Маркс ур., 57)
· 18:00 – «Татарстан рәссамнарының театр декорацияләре эскизлары ТР ДСМ коллекциясендә» лекциясе (лектор – өлкән фәнни хезмәткәр, ТР ДСМ рус графикасы һәм Татарстан графикасы фондлары сакчысы Светлана Новикова) (ТР ДСМ Төп бинасы, К. Маркс ур., 64)
· 19:00 – И.В. Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллияте студентларының романс концерты (ТР ДСМ Төп бинасы, К. Маркс ур., 64)
· 20:00 – ТР ДСМ Төп бинасы экспозицияләре буенча экскурсия (ТР ДСМ Төп бинасы, К. Маркс ур., 64)

28.03

· 12:00 – Актер Илья Славутский белән «Илья Славутскийның театр көне» күргәзмәсендә иҗади очрашу (ТР ДСМ Заманча сәнгать галереясы, К. Маркс ур., 57)
· 11:00, 14:00 – Музей гаилә студиясендә «Күләгәле спектакль» дәресе (6+) (ТР ДСМ Төп бинасы, К. Маркс ур., 64)
· 15:00 – «Грим сәнгате. Тарихи көндәлектән театр гримына кадәр» лекциясе (6+) (ТР ДСМ Заманча сәнгать галереясы, К. Маркс ур., 57)

29.03

· 14:00 – «Тере рәсемнәр» музей программасы. ТР ДСМ балалар үзәгенең Музей волонтеры мәктәбе белән берлектә театральләштерелгән программа (6+) (ТР ДСМ Төп бинасы, К. Маркс ур., 64)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International