VI «УенФест. Аҗаган» Халыкара фестиваль-конкурсына гаризалар кабул итү бара

2026 елның 16 марты, дүшәмбе

1 марттан VI «УенФест. Аҗаган» Халыкара фестиваль-конкурсына гаризалар кабул итү башланды. Чара Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы боерыгы нигезендә уздырыла һәм Россия Федерациясендә Россия халыклары бердәмлеге елына һәм Татарстан Республикасында Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланган.

Фестиваль-конкурсның максаты – милли мәдәниятләрне саклау, үстерү һәм популярлаштыру, милләтара ризалыкны һәм гомумроссия гражданлык үзаңын Россия халыкларының уен традицияләрен өйрәнү һәм тәкъдим итү аша ныгыту.

Катнашырга ведомство карамагыннан читтә тораклар, 18 яшькә кадәр (кертеп) белем бирү учреждениеләре укучылары чакырыла. Гаризалар 2026 елның 20 апреленә кадәр (кертеп) кабул ителә.

Катнашучыларга гариза тутырып, традицион халык уенының конкурс видеоязмасын (озынлыгы – 5 минуттан артык түгел), шулай ук «Уйнап яшим!» темасына презентация (уен тарихы, гореф-гадәтләр, үткәрү методикасы һәм башкалар) җибәрергә кирәк.

Конкурста катнашу өчен, фестиваль турындагы Нигезләмәнең 1 нче Кушымтасы (түбәндә урнаштырылган) формасы буенча гариза тутырырга, аннары гаризагә документлар пакетын (шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык, катнашучылар исемлеге, фото) туплап өстәргә кирәк. Аннары видеоны болыт саклагычында (Яндекс.Диск, Облако Mail.ru) урнаштырырга һәм сылтаманы гариза белән бергә uenfest_tatfolk@mail.ru электрон почтасына җибәрергә. Шулай ук видеоны #уенфестконкурс2026 хештегы белән ВКонтакте социаль челтәрендә бастырырга кирәк.

Конкурс финалы 2026 елның 1 июнендә Казанда узачак. Җиңүчеләрне дипломнар, бүләкләр һәм Гран-при иясенә махсус бүләк – Мәскәүнең «Остров мечты» аттракционнар паркына сәяхәт көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International