Игътибар! Мәдәният министрлыгы исеменнән ялган хатлар тараталар

2026 елның 2 марты, дүшәмбе

Оешмаларның һәм гражданнарның электрон почталарына ведомстводан «Бәйрәм сертификатлары» турында ялган мәгълүматлы хәбәрләр килә башлаган.

Болар – мошенниклар!
Хат рәсми булмаган почта адресыннан килә, текстта хаталар бар (мәсәлән, «Министрлыкның СекретЕриаты») һәм фишинг сайтына алып бара.

Әгәр сезгә мондый хат килсә, нишләргә:
аны игътибарсыз калдырыгыз һәм җибәрүчене блокка куегыз. Бу таратуның Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының чын эшчәнлегенә бернинди мөнәсәбәте юк.

Сак булыгыз һәм бары тик рәсми мәгълүмат чыганакларына гына ышаныгыз! Безнең барлык контактларны сез Татарстан Мәдәният министрлыгының рәсми сайтында таба аласыз: mincult.tatarstan.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International